ШӘП рәв. гар. 1. 1) Яхшы, әйбәт, менә дигән итеп, җиренә җиткереп, тиешле дәрәҗәдә. Немецча бик шәп белә, чит телләр факультетында укый. Л.Ихсанова. Беркөнне, иртән сабанга киткәндә, хатынына шәп итеп мунча ягарга --- кушты. Ә.Баян 2) Көчле, интенсив рәвештә. Коры каен шәп яна ---. Р.Вәлиев. Кичә яңгыр шәп яуды шул, аяк асты бик юеш. Г.Якупова 3) Тиз-тиз, зур тизлек белән, кызу, җәһәт. Без менә шул авылга шәп кенә юырттырып, дәртле кыңгырау тавышы белән сәламләп килеп кердек. Ә.Еники. Карурманнар, агымсулар һаман саен артта кала, ди. Үзенең шулай шәп баруына сөенеп җырлап та җибәргәли икән. Ф.Яруллин 2. с. мәгъ. 1) Уңай әхлакый сыйфатларга ия булган, яхшы холыклы, әдәпле, итагатьле. Була кияүләр – урта куллы гына бер егет – әллә ниткән шәп кешенең бер дә хикмәт шәп кызын ала да гомере буе шул шәп кешеләрне санга сукмый, җаннарын ашый, кызларын каһәрли. М.Мәһдиев. Шәп егетләр сез, ләкин хатын-кыз мәсьәләсендә бер тиенгә дә ярамыйсыз, диде Рөсти, Низамның йомшак ягына кагылып. Г.Рәхим // Әйбәт, яхшы, матур, чибәр, күркәм. Яшь чакта танцыдамы, кайда берәр матур кыз күренсә: «Шәп кызлар бар иде», – дия торган идек. Н.Нәҗми 2) Сыйфатлы, тиешле таләпләргә җавап бирә торган; яхшы, әйбәт. Квартирасы бик шәп һәм иркен икән. М.Әмир. – Мин өмәләрне бик тә яратам, – дип дәвам итте «ялкау егет», – минем хәтта өмәгә багышлап чыгарган бер шәп җырым да бар ---. Х.Ибраһим 3) Чагылыш дәрәҗәсе зур булган, көчле, интенсив. Төзелеш патроны да шәп тавыш чыгара. Шәһри Казан 4) Эре. Шәп адым белән килде дә кинәт туктап калды |