ШӘҢГӘ и. фар. Түгәрәкләп җәйгән камыр өстенә изгән бәрәңге, эремчек, җиләкләр һ.б.ш. ягып пешерелә торган ашамлык. Шәңгә, бәтерләрне әйткән дә юк, авыл җиңгиләренең сылда, ягъни колмактан ясалган баш белән әчетелгән икмәкләренең аклыгы һәм хуш исе ел буена такы-токы яшәгән студент халкының һушын ала ---. Н.Әхмәдиев. Өстәлгә бер-бер артлы, борыннарны кытыклап, майда изеп пешерелгән бәрәңге шәңгәсе, ачы коймак, сөтле аш килеп утыра. И.Диндаров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә