ШӘМДӘЛ и. фар. 1) Шәм ( 1 мәгъ.) утырту өчен махсус аслык. Кияү керәсе кичне ул бүлмәне бик нәфис итеп җыялар, һәрбер өстәлгә көмеш шәмдәлләр белән икешәр шәм яндырып куялар ---. К.Насыйри. Шәмдәлләрдәге утлар бер янды, бер сүнде, --- күңел болгаткыч төче ис таралды. Ф.Бәйрәмова 2) тех. Шәм ( 3 мәгъ.) урнаштырылган җайланма. Торба-шәмнәр ничектер бер-берсенә катырак бәрелә, чыңлабрак бәрелә, шәмдәлдән кисәгрәк куба иде. Г.Ахунов |