ШӘМӘХӘЛӘНҮ ф. Шәмәхә төскә керү; шәмәхә булып күренү. --- көз чәчкән кишәрлекләрдә беренче шытымнар борын төртте, андый җирләр ерактан шәмәхәләнеп күренде. Ф.Садриев. Күзгә күренеп ак кар зәңгәрләнә, күк белән офык тоташа, бөтен дөнья бер серле төскә керә, ул төс, әле шәмәхәләнеп, әле күкселләнеп, әкертен генә караңгылыкта эри. Р.Фәйзуллин

Шәмәхәләнә бару Торган саен һаман шәмәхәләнү. Шәмәхәләнә барган тәпәч борын беренче булып штангага Маратны чыгарды. Д.Гыйсметдин

Шәмәхәләнә башлау Шәмәхәләнергә тотыну. Үтәгәнов шәмәхәләнә башлаган зур борынын учы белән уа да уа иде. Х.Камалов

Шәмәхәләнә төшү Тагын да ныграк шәмәхәләнү; бераз шәмәхәләнү. Эре-эре шомыртлар нык пешүдән шәмәхәләнә төшкән, тик тәлгәшләре пәрәвез белән капланган. Н.Әхмәдиев

Шәмәхәләнеп бетү Тәмам, тулысынча шәмәхәләнү. Фәез алкаш хатынга җирәнеп һәм аптырап карап торды. Хатынның бите сыдырылып, күз төпләре шәмәхәләнеп беткән --- иде. З.Хәким

Шәмәхәләнеп калу Ниндидер сәбәптән соң яки вакыт узгач шәмәхәләнгән хәлгә килү. Икесе дә шәмәхәләнеп калган төнге күк йөзенә текәлделәр. Ф.Яхин

Шәмәхәләнеп китү Кинәт кенә шәмәхәләнү. – Соңгы чара – ампутация. Я аяк, я гомер, хәл шулайрак шикелле? – дип сорады Ваһапов, тән температурасыннан шәмәхәләнеп киткән иреннәрен көчкә кыймылдатып. Х.Камалов. Шәмсүн җавап бирмәде, бары кызгылт чырае шәмәхәләнеп киткәндәй булды. А.Вергазов

Шәмәхәләнеп тору Шәмәхәләнгән хәлдә булу. Шул зәһәрлегеннән кузна борынының яфраклары шәмәхәләнеп тора. Х.Камалов. Мин аның шәмәхәләнеп торган зур күзләрендә үземнең кечтек кенә сурәтемне, шәһәр йортларын, машиналарны күрдем. Г.Сабитов

Шәмәхәләнеп чыгу Бөтенләй, бөтен җире шәмәхәләнү, шәмәхә төскә керү. Комендантның йөзе шәмәхәләнеп чыкты. Ф.Бәйрәмова. Ройка --- зал уртасында ап-ак кәфенлеккә төренеп, тын гына ята иде. Битендәге кастет эзләре шәмәхәләнеп чыккан. Р.Мөхәммәтша



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә