ШӘМАИЛ и. гар. Изге урыннар, мәчетләр сурәте, гарәп графикасында Коръән аятьләре, догалар, гыйбрәтле сүзләр, шигъри әсәрдән өзекләр һ.б. язылып һәм төрле бизәкләр белән нәкышьләп, рамга куеп стенага эленә торган язма. Стеналарында бармак калынлыгы кыйммәтле көзгеләр, кара пыялага алтын белән искиткеч матур итеп язылган шәмаилләр, ефәккә чигелгән Мәккә-Мәдинә сурәте. Г.Бәширов. Стенада, ишек өстендә – алтын язулы шәмаилләр. М.Хәсәнов |