ШӘМ и. гар. 1) Парафинның яки берәр төрле майлы матдәнең уртасына филтә кыстырып ясалган таякчык формасындагы яктырту әйбере. Ярымкараңгы залда шәм яктысында ресторанда утырабыз. М.Мәһдиев. Кәстрүл, Шомбай бүреге сыман, идән буйлап тәгәрәп китте, шәм мае, чәчрәп, келәмне агартты. Х.Ибраһим 2) иск. Яктылык көчен үлчәү берәмлеге 3) тех. Эчке янулы двигательне кабызу системасында очкын бирү детале. Шәмнәрне тикшерү. Кабызу шәме. Кыздыру шәме 4) тех. Нефть скважинасына төшерү өчен берничәсен ялгап ясалган озын торба. Моннан инде барасы буровойның сәндерәсе дә, андагы верховойның гәүдәсе дә аермачык булып күренә иде. Ахры, бораулаучылар инструмент күтәрәләр – верховой шәмнәрне кабул итәргә менгән. Ш.Бикчурин. --- яртышар тонналы озын-озын торбаларны буровойга кул белән сөйрәп кертәсе юк: аларны механизмнар тарттыра. Шәмнәрне утыртканда да, торбаларны кул белән борасы түгел – сүс арканнар. Ш.Мотыйгуллин 5) Конуссыман таякчык рәвешендәге дару препараты. Геморроидаль шәмнәр 6) күч. Яктылык, нур. Җырлар минем тормышыма ямь бирделәр. Караңгыда кулларыма шәм бирделәр. Ә.Ерикәй ◊ Шәме сүнү 1) Көчле хис, дәрт сүрелү. Бер өрүдә зур сөюнең Шәмнәре сүнә микән? М.Шиһапов; 2) Матурлык, хозурлык тоймый башлау, ямь кимү. Хуҗа да җырчыга кушылды: Тормыш бит ул, бер карасаң, елмаеп көлгән кебек, Икенче яктан карасаң, шәмнәре сүнгән кебек. Р.Сәгъди. Шәм кебек 1) Туп-туры, төз. Гөжләп торган ике пилораманың берсе астында кабыгы юнылган гаять юан озын нарат; икенчесендә – шәм кебек төз, нәфис каен агачы... М.Хәсәнов. Элекке авыл чыклы иде, гөлле, чирәмле иде... Шәм кебек манаралары үзенчә ямьле иде! Р.Фәйзуллин. Сафа Гәрәй хан киң җилкәле, нечкә билле, иярдә шәм кебек төз утыра ---. Р.Батулла; 2) Төз, зифа буйлы. Ябыкты хәзер, инде шәм кебек төз, ыспай, биле нечкә аның да, точно синеке кебек. И.Юзеев. Син шундый төз, шәм кебек. Р.Зәйдулла. Шәм кебек сүнү к. шәм кебек сызу. Айсылуым шәм кебек сүнеп бара бит, көннән-көн ябыга, хәлсезләнә, чүпрәк кебек ап-ак булып калды. З.Мурсиев. Шәм кебек сызу Күзгә күренеп саулыгы китү . Гөлназ акрынлап шәм кебек сыза, сүнә башлады. И.Нәбиуллина. Шәм белән (ягып, тотып, яндырып) эзләсәң дә таба алмау Бик сирәк табыла, бик сирәк очрый торган әйбер, күренеш турында. --- әгәр дә тимерче Иван агай китеп барса, ике кулыбызга шәм тотып эзләсәк тә, мондый тимерчене таба алмыйбыз. Т.Гыйззәт. Мондый матур, күңелле, иҗади эшне син бит Казанда шәм яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың! А.Хәсәнов |