ШӘЛПЕРӘЮ ф. 1) Шиңү, сулу. Корылык килсә, озак вакытлар яңгыр тамчысы төшмәсә, иң элек декоратив үсемлекләр сула. Вакытында тәрбия күрсәтмәсәң, шәлперәеп төшә, шиңәләр, бичаракайлар. Р.Низами . Беренче кыраудан ук шәлперәйгән чәчкә кебек мәлҗерәве, төшенкелеккә бирелгәне өчен, үзен тиргәп ташлаган чаклары да булгалый. М.Хәсәнов

2) Һавасы чыгып яки башка сәбәптән тыгызлыгы бетү; шилү. Туп шәлперәю

3) Сузылып яки тартылып аска таба салыну, түбәнгә таба асылынып тору. Тик бу бәхетле кеше бурзайларның әле берсенең, әле икенчесенең озын йонлы муенын кытыклап уйный, шәлперәйгән колакларын, очлы борыннарын угалап шаяра ---. А.Вергазов. Аларның күзләре калайланып тонган, куллары хәлсез шәлперәйгән, гәүдәләре печән өеме кебек ишелеп төшкән иде. Ф.Бәйрәмова

4) Тән тиресе тыгызлыгы бетү сәбәпле озаю, салынкылану, сәлперәю. Кабарынкы күз кабаклары тагы да салына төште. Хәтта шешенке бит тиреләренә кадәр шәлперәйде сыман. М.Хәсәнов

5) Чирләү, картаю һ.б. сәбәпләр аркасында хәлсезләнеп зәгыйфьләнү. Шәлперәеп төшкән карт директор көч ягыннан минем белән ярыша алмый, һәрхәлдә. Ш.Алпар. Эчә башлаганчы, бик көчле, зур, матур кеше иде Камилнең әтисе, хәзер генә бетереште, шәлперәйде, хәлсезләнде. Ф.Бәйрәмова

6) күч. Хәлдән таю, рухи һәм физик изелү. Бөтен гәүдәсе хәлсезләнеп, шәлперәеп төште. Казан утлары // Ачуы басылу, гайрәте шилү. Тыгыз матур гәүдәсе дә зифалыгын җуеп, шәлперәеп төште. М.Әмирханов

7) күч. Ихтыяр көче китү, төшенкелеккә бирелү, кәеф китү. Нәҗипнең боек күңеле тагын да шәлперәйде. А.Гыйләҗев

8) күч. Нинди дә булса хәл алдында юашлану, курку, каушау, җебеп төшү. Ир каршысында --- Себергә куылган татарның кызы иде. «Дөньялары тар булса да булыр икән!» димичә, ни диясең инде бу хәлләрдә. Тик шәлперәеп төшү ярамас. Р.Гаязетдин

Шәлперәя башлау Шәлпәергә тотыну. Ишегалды да кысрык – тупка тибәсең һәм шәлперәя башлаган тубың берәрсенең тәрәзәсенә оча да куна һәм... чылтырт! М.Хуҗин

Шәлперәя төшү Беркадәр, бераз шәлперәю; тагын да шәлперәю. Габделхәйнең гәүдәсе дә шәлперәя төшкән, күзләре чак кына кызарган, карашында коры зәһәрлек тә бар сыман. Э.Касыймов. Аның сүзләре дөрес иде, бар да тын калды, Исхак та йомшады, шәлперәя төште. Р.Батулла

Шәлперәеп бетү Бөтенләй, тәмам шәлперәю. Нигә кирәк ул шәлперәеп беткән чәчкә. Р.Мулланурова. Ишек ачылып китә, Кәрлә карт түргә үтә. Бетсә дә шәлперәеп, Кычкыра кәперәеп. Х.Җәләй

Шәлперәеп калу Ниндидер вакыйгадан, тәэсирдән соң шәлперәйгән хәлгә килү. Түп-түгәрәк булып тулып килгән җилен бөтенләй шиңеп, шәлперәеп калган. А.Хәсәнов

Шәлперәеп килү Соңгы арада шәлперәю, шәлперәюе күренә башлау. Аның тулы, түгәрәк гәүдәсе коры сөяккә калган, яңаклары суырылып, шәлперәеп килгән, эчкә баткан күзләрендә бер дә бетмәс хәсрәт һәм газап. Ф.Бәйрәмова

Шәлперәеп китү Көтмәгәндә, кинәт шәлперәю. --- егетнең тез буыннарына хәтле йомшады. Бөтенләй шәлперәеп китүдән куркып, сүзсез генә --- утырды. А.Хәсәнов

Шәлперәеп тору Гел шәлперәйгән хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә