ШӘКЕРТ и. фар. 1) Мәдрәсә укучысы. Күпмедер вакыт Харәземдә һәм Казан артындагы Казаклар, Кышкар мәдрәсәләрендә шәкертләргә белем биреп, байтак тәҗрибә туплаган шагыйрь --- Каргалыга килеп төпләнә. М.Маликова. Элек укыган мәдрәсәсендә Вәлинең --- шәриге һәм иң якын күргән иптәше Васыйх исемле бер шәкерт тора иде. Гали Рәхим 2) Гомумән укучы. Сулф тарафдарлары, татар театр техникумы шәкертләре милли сәнгать өчен яңа булган шартлы-метафористик театр принципларын пропагандалаучы спектакль-тамашаларын бер-бер артлы тамашачыга тәкъдим итә. Гасырлар авазы. Ширкәт түрәләрен Татарстан президенты кабул итте, алар шулай ук КФУ шәкертләре белән дә очрашты. Татарстан яшьләре 3) Берәр тәгълиматны, кемнең дә булса эшен дәвам иттерүче; өйрәнчек . Ул – татарлардан беренче врачларның берсе, --- мәшһүр медик Казембекның һәм башка Казан профессорларының иң сәләтле шәкертләреннән берсе. Г.Әпсәләмов. Үзе дә дөньякүләм танылган шахматчы Рәшит Нәҗметдиновның шәкерте бит ул, уенның бөтен кагыйдәләрен үзләштергән бер дигән шахматчы. В.Нуриев |