ШӘКЕЛ и. гар. 1) Форма. Мөслими Җирнең яссы булуы турындагы хорафатны кире кага, аның шар шәкелендә булуын дәлилли ---. А.Тимергалин. Изүе ачык. Сул як яка төз тора. Уң яктагысы өчпочмак шәкелендә кайтарылып төшкән. С.Поварисов 2) Сын, тышкы күренеш, кыяфәт, рәвеш. Табигать миллионлаган еллар дәвамында планетабызда үсемлекләрнең күптөрлелеген тудырган, аларның һәркайсына буй, гәүдә, шәкел, төс һәм башка сыйфатлар сайлаган. К.Гыйззәтов 3) Сызык, схема; охшатып ясалган фигура. Шахмат шәкелләрен ул да Димәшкъ каласыннан китертте, һәр шәкелгә алтын белән түләде. М.Хәбибуллин |