ШӘЙЛӘ’Ү ф. 1) Күз ярдәмендә нәрсәнең дә булса барлыгын тою, тонык кына күрү, абайлау. Баганадан төшкән ут челтәре аша бик куе томан булуын шәйләделәр. Х.Камалов. Йомылган күзләрен куллары белән дә каплаган иде Саттар, әмма станция эчендәге көчле яктылыкны барыбер шәйләде. Ф.Баттал // Ачык күрү, детальләрен аеру. Көн яктысыннан келәт эченә килеп кергәч, башта бернәрсә шәйли алмыйча тордым. Ә.Еники. Күзгә төртсәң күренмәс төннең караңгылыгына ияләшеп өлгерсә дә, андый-мондый чит шәүләләр барлыгын шәйли алмады. Ф.Яхин 2) Нәрсәне дә булса сизү, тою; читләтеп белү. Бу темалар чәйнәлеп бетеп башка язар бизәкләр калмаганга, мин, аларның бары берме, икеме юлын укуга ук, эшнең нидән торганын шәйли идем. Р.Сәгъди. Мин, юлга чыгып бераз бару белән, артыбызга бер «Волга» тагылганын шәйләдем. Ф.Яруллин // Кемнең дә булса уй-фикерен, ниятен, хәлен чамалау, төшенү, аңлау. Сизә Наилә, бу уйларның үз файдасына түгеллеген шәйли, ләкин, чирле ир хатыны буларак, бүтәнчә уй йөртә алмый. А.Гыйләҗев. Алексей аның чын күңелдән әйтми бит бу, дип уйлавын шәйләгәндәй булды. Х.Камалов 3) күч. Ахыргача аңлау, белү. Әлбәттә, шигырь тәрҗемәсендә вакыйга булырлык мондый зур хезмәттә без шәйләп бетермәгән җитешсезлекләр дә булырга мөмкин. Р.Фәйзуллин Шәйләп алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә шәйләү. Шулчак Гәрәй тиздән бу пароход белән саубуллашырга туры киләчәген шәйләп алды ---. С.Сабиров. Урамның каршы ягында --- каккан багана кебек басып торган адәм затын шундук шәйләп алды ул. Г.Гыйльманов Шәйләп бетерү Бөтенесен дә, барысын да шәйләү. Күзләрем дә бик шәйләп бетерми. Г.Сабитов Шәйләп җиткерү к. шәйләп бетерү. Вакыты белән вәгъдәгә юмартланып ташлавы бар: теге яки бу шөгыльнең аңардан гына тормаганлыгын бәяләп, шәйләп җиткерми. Т.Галиуллин Шәйләп калу Шәйләргә өлгерү. Кунакның тизлек, җәһәтлек, саллылык белән алдырганын Ярулла шәйләп калган була ---. Т.Галиуллин. Хәлим телсез әпә күкрәгендә бер уч кадәрле генә шәрәлек шәйләп калды. Г.Гыйльманов Шәйләп тору Хәзер, шушы вакытта яки һәрвакыт шәйләү. Икесе дә тын калып, снарядларның кая юнәлгәнен бөтен тәннәре белән сейсмограф шикелле шәйләп тордылар. Х.Камалов. Син күрмәдең, ә мин сезнең барчагызны да базар читендәге бер чатыр түбәсеннән озак шәйләп тордым. В.Имамов Шәйли башлау Шәйләрлек дәрәҗәгә җитү. Ляшков --- караңгыга күзе ияләнгәч, часовойны бик яхшы шәйли башлады. Х.Камалов. Текәлебрәк карагач, Әмир бик шыксыз күренгән, ярлы гына киенгән карчыкта элеккеге гүзәлләрнең гүзәле Сәвия чалымнарын шәйли башлады. Т.Галиуллин Шәйли төшү Бераз шәйләү, тагын да шәйләү. Килеп җитәрәк ташның чүкеп уелган тонык язуын, сурәтен, өске уң почмактагы йолдыз рәсемен шәйли төште. Ә.Гаффар |