ШӘЕХ и. гар. 1) Берәр тарикатькә кереп барлык рухи үсеш юлларын үткәннән соң шул тарикатьнең башы булырлык югары дәрәҗәгә ирешкән һәм үзенә мөрид (дәрвиш) үстерү рөхсәте бирелгән кеше; пир, ишан. Шәехнең бер гадәте бар иде: тәсбихен биленә баглап йөрер иде. К.Насыйри. Бохарадагы ике йөз мәчет имамы өчен остаз һәм мөхтәсиб булып торган Мәҗит шәех бер сәгатьтән соң Таш-арка эчендәге дар агачында җан тәслим кылды. В.Имамов

2) Билгеле бер территория хөкемдары яки күчмә кабиләләр башы. Сәгыйдь, моны күрү белән, үзләренең Гарәбстандагы гаширәт башындагы шәех урынындагы кеше икәнен аңлады. Г.Гобәйдуллин. Йосыф таулыларның легендар башлыклары шәех Шамил улы белән дә очраша. М.Хәсәнов

3) Гарәп илләрендә: ыру башлыгы, җәмгыятьтәге аксакал, әмир. Әллә каян гына Газиз шәех атлы әмир табылды да, шул килмешәк Морад гомерен кыйды. В.Имамов

4) Мөселман руханиларының иң югары вәкиле; илаһиятчы галим һәм фәкыйһ. Шәех Равил Гайнетдин Мәрҗани мәчетендә вәгазь укыды

5) күч. Нинди дә булса бер һөнәрчелектә югары осталыкка ирешкән, остаз булырлык кеше. Г.П. Снесарев бу хакта бераз башкачарак яза: Зәнки атаны ул шәех дип атый, аның бөтен Урта Азиядә мөгезле эре терлек көтүчеләренең пире – яклаучысы һәм саклаучысы булуын күрсәтеп үтә. Татар мифологиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә