ШӘБӘЮ ф. 1) Нинди дә булса эш-хәрәкәтнең, процессның башкарылу интенсивлыгы арту, тагын да көчәю. Яңгыр бер азайган кебек була, күк күкрәгәч, тагы шәбәеп яварга тотына иде. Х.Камалов. Җиле дә сәер: бер мәлгә кайдадыр посып тора да аннары йөзгә иркәләп кагыла, тагын тына һәм элекке юнәлешенә каршыдан шәбәеп исәргә тотына. М.Хуҗин 2) Тизлеге арту, кызулау. Поезддан төшкәндә, аякларын көчкә-көчкә сөйрәп чыккан ананың, госпитальгә якынлашкан саен, адымнары шәбәйде. Ф.Яруллин. Нурислам, атыңны җәһәтрәк атлат әле, аңа карап без дә шәбәябез бит. Ф.Садриев 3) Тагы да яхшырак, әйбәтрәк хәлгә килү, яхшыру; камилләшү. Мехчы абзагызның матди ягы да бер ай эчендә диярлек шәбәйде: кырык сум да алтмыш сум – барлыгы йөз сум, ә ул заманда бу шактый зур акча иде. Ә.Еники. Фронтта, ичмасам, ашау кайгысы булмады: армия тук иде. Өс-баш Сталинград сугышы алдыннан бик шәбәйде. М.Мәһдиев 4) күч. Масаю, үзен эре тота башлау, һавалану. Чат Шәрәфинең җебегән Әсмасы да, Яраслауда торфта эшләп кайткач, кем булып шәбәеп, һаваланып йөргән иде. А.Гыйләҗев 5) күч. Батыраю, кыюлану, үзендә көч-куәт сизү. Яшь булмасак та, бер дә алардан ким дә түгел. Күңеленнән шулай шәбәйсә дә, баштарак җиңел атласа да, кояш югары күтәрелеп көнне кыздыра барганда, саилче арый, йончый башлады. Н.Фәттах. Гатыев сөйләгәндә шәбәя, гайрәтләнә. Алдында яткан кәгазьләргә карамый. Х.Камалов Шәбәя бару Торган саен шәбәю; һаман шәбәю. Ул үткәннәрдән сүнми калган зәгыйфь очкын иде. Очрашып сөйләшкән саен шәбәя барды. Х.Камалов. Аның җыры телдән телгә, күңелдән күңелгә күчеп үзгәрә, шәбәя барган. К.Тимбикова Шәбәя башлау Шәбәергә тотыну. Ул арада яңгыр шәбәя башлады. Н.Фәттах. Гел көньяк-көнбатыштан исеп торган җил, юнәлешен үзгәртеп, төньяктан шәбәя башлады ---. Г.Әпсәләмов Шәбәя төшү Бераз шәбәю; тагын шәбәю. Күрше бүлмәдәге сүзләр башта әкрен-әкрен генә, тора-бара шәбәя төшеп, дәвам иттеләр ---. Ә.Фәйзи. Картәнисе генә, оныкасы тәрбиясендә бераз шәбәя төшү белән, тизрәк туган авылына --- кайтырга ашкына. Кызыл таң Шәбәеп алу Кыска вакытка шәбәю, бик тиз шәбәю . Шәбәеп алган «эшем кешеләре» тышта тагын күпмедер вакыт тавышландылар да юлга чыктылар. И.Хуҗин Шәбәеп калу Ниндидер бер вакыйгадан соң шәбәйгән хәлгә килү; шәбәергә өлгерү. Шулай да Туфайловның эченә җылы керде, безнекеләр алга киттеләр дип иркенәеп, шәбәеп калганын тойды. Х.Камалов. Җәй урталарында чак күренеп торган камышлар августта су төшә башлауга озынаеп, шәбәеп калалар, керсәң чыга алмаслык урманга әйләнәләр. А.Гыйләҗев Шәбәеп карау Шәбәергә омтылу. Дөньяны иңләп алырдай булып, күкрәк сугып, тузынып, әтәчләнеп, нинди шәбәеп йөри торганыең син яшьрәк чакларыңда. Шәбәеп кара хәзер – сиңа илле яшь. Н.Фәттах Шәбәеп китү Кинәт кенә, ниндидер моменттан, сәбәптән соң шәбәю. Ә тора-бара минем эшләр тагын да шәбәеп китте: төштән соң, җиңги амбарда вакытта, --- Фәрзетдиннәр белән чана да шугалый башладым. В.Нуруллин. Карап-карап торам да, бик шәбәеп киттең әле син. М.Хәсәнов |