ШӘБӘРҮ I ф. Суда, яңгырда бик нык чылану, җебенү, юешләнү; чыланып кыяфәтне югалту. Алар, суга манып алгандай, шәбәреп кайтып керделәр. Ф.Яруллин. Авылга сирәк кайтып, уклау йоткан кебек гәүдәне төз куеп, вәкарь белән генә сөйләшеп йөргән Мәрдиевнең кыяфәте бүген шәбәргән әтәчкә охшап калган иде. М.Галиев

Шәбәреп бетү Тәмам, тулысынча, ахыргача шәбәрү. Ишек катында Мидхәт басып тора иде. Костюмнан гына, тәмам шәбәреп беткән, чөнки курткасын салып, кулындагы баланы төргән. М.Маликова. Мондый көнне юлга чыгалар димени, --- бигрәкләр дә шәбәреп беткәнсең бит. Ф.Яхин

Шәбәреп калу Ниндидер бер сәбәптән соң шәбәрү. Баш врачыбыз өстенә салкын су сипкән тавыктай шәбәреп калды һәм мескен тавыш белән: «Комиссия арты комиссия. Кемгә ярарга да түгел», – дип зарланды. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә