ШӘБӘЙТҮ ф. йөкл. юн. к. шәбәю ( 1–2 мәгъ.). Ничарадан бичара, сугыш коралларын шәбәйтергә тиешле Нәҗип мал-туар белгече булып китте. А.Гыйләҗев. Сәхия адымнарын шәбәйткән саен, ак костюмлы кепи дә кызулый барды. Ф.Яруллин. Вакыт үз артыннан ияртә. Мизгелләрне куша-куша җыеп, Еллар әйләнешен шәбәйтә. Ф.Дәүләтгәрәева Шәбәйтә бару Торган саен ныграк шәбәйтү. Поезд, йөрешен шәбәйтә барып, шагыйрьне сөекле Казанына таба алып китә. И.Нуруллин Шәбәйтә төшү Бераз шәбәйтү; тагын да шәбәйтү. Сүзлек төзүне шәбәйтә төштек Шәбәйтеп җибәрү Кинәт шәбәйтү. Ә инде матурлыгына күпләрнең күзе төшүе Катифәнең эчкә яшеренгән горурлыгын, хәтта нәселләрендә әтисе ягыннан килгән мин-минлеген шәбәйтеп җибәрә иде. Р.Сибат |