ШАЯРЫШУ ф. урт. юн. к. шаяру. Менә алар буа өсләп бирге якка чыктылар, аякларын чишенеп, озаклап, шаярышып юындылар. А.Гыйләҗев . Бер-беребезгә күз уйнатып, хәтта каш сикертеп шаярышабыз. А.Хәсәнов . Шаярыша казлар дулкын белән, Киек юлдан очар чак җиткән. В.Фатыйхов Шаярыша башлау Шаярышырга тотыну. Алар төрлечә шаярыша башладылар. Ф.Яруллин. Тәнәфестә коридорга чыгып өлгергән малайлар шаярыша башлады. Р.Кәрами Шаярышып алу Кыска вакыт эчендә шаярышу. Кайберәүләр, эчләренә төшкән салкыннан котылырга теләп, --- үзара шаярышып алгандай итәләр. М.Хәсәнов. Үсмер оныклары – Диана һәм Айнур – бераз чырык-чырык килешеп, тарткалашып, шаярышып алдылар ---. Х.Мөдәррисова Шаярышып тору Даими рәвештә яки әле, хәзерге моментта шаярышу. Кайда монда алай шаярышып тору, дөньяда җитдирәк хәл-әхвәлләр кузгалып китте, уен-муен корып торырга вакыт тимәде. Ф.Хөсни. Өйдә күнегеп, шаярышып торган малайлар трамвайда, үзләренең «сала кабартмалары» икәнлекләрен хәтерләп, посыбрак, тын гына бардылар. А.Гыйләҗев |