ШАЯРЫП рәв. Җиңел генә, әллә ни зур көч куймыйча, уйнап кына, ансат кына. Николай --- туфрак эшен бик файдалы тапкан, шаярып кына сиксән тиен, бер сум төшерәсең ди. Ш.Камал. --- Газинур учларын бер-берсенә ышкып, атлагычка тотынды. – Карап карыйк әле, нигә чыгымлый икән ул. – Кызлар Газинурның эшен кызыксынып күзәтә башладылар. Ул, бер дә көч куймый, шаярып кына эшли кебек. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә