ШАЯРЫНУ ф. 1) Шаяргалау, уйнау, уйнаклау. Шаярынсаң, уйнасаң да, Кулга кулны бирсәң дә, Әллә ниләр уйласаң да, Сөям, көям, дисәң дә – Күгәрченем, ышаналмыйм, Рия түгел микән соң? М.Җәлил. Мондый хәлдән соң уенны дәвам итик, дип шаярыну килешми иде инде. З.Мурсиев

2) Җиңелчә генә шаярып алу, бераз шаярту. [Шәңгәрәй:] Эчмәгән кешене бик яратам мин! – дип шаярына-шаярына, аракы шешәсен өстәл астына, үз аягы янына куйды. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә