ШАЯРУЧАН с. Шаярырга һәвәс, шаярырга яратучы, шаян. Бичураның кайберсе шулай бик шаяручан булганга, өйдә торырлык чама калмагач, хуҗалары өйне бөтенләй дә ташлап китәләр. Әкият. Бу дөньяда бар кеше дә үлеп яраткан кешесе белән генә яшәми, язмыш, аерата яшь чакта, шаяручан, алдаучан һәм шул ук вакытта алданучан була. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә