ШАЯРУ II и. 1) Көлке, кызык, шаянлык; күңел күтәрә торган, кызык табу өчен эшләнгән эш, кыланыш, әйтелгән сүз һ.б. Ләкин бу төрткәләшүләр тора-бара дусларча шаяруга гына әйләнеп калды. Г.Сабитов. Бусы Рөстинең шаяруы иде. Аның шаяруы һәрвакыт шулай хәзерлексез, юморсыз һәм дорфарак килеп чыга. Г.Рәхим

2) Кешедән көлү; мәсхәрә, мыскыл. Чыраемны күреп кешенең коты очмасын дип, шулай яшерендегез. Тукайның ярым шаяруы, кырыс шаяруы ханымга көчле тәэсир итте, ул: «Аһ, сез усал Тукай!», – диде. Р.Батулла. Яшьлек юләрлегенә язмышның ачы шаяруы да өстәлгәндер: төркем белән көчләүдә гаепләнелгән егетләрнең өчесен дә төрмәгә утырттылар. Д.Бәдриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә