ШАЯРУ I ф. 1) Уйнау, шуклану. --- чират Мирвәли белән Илмирага җитте, Гадел табын саклап калды. Алар тәмам хәлдән тайганчы йөзделәр, шаярдылар. Г.Гыйльманов

2) Чынлап түгел, уйнап кына, кызык өчен, мәзәк өчен сөйләү, эшләү һ.б.ш. Син ачуланма инде, шаярып кына сөйләшүем. Л.Ихсанова. --- беркөнне кәҗә тәкәсе аша сикергәндә, егылып, иренен канаткан иде шул. Егетләр шуннан көлә. Әйдә үртәсеннәр, шаярсыннар. Үртәшмәгәч, шаярмагач, тел нәрсәгә бирелгән? Ф.Яруллин

3) Кыска гына вакыт эчендә кем белән дә булса мавыгу, кемгә дә булса гашыйк булу; берәүнең йогынтысына эләгү . --- Гөлдери, үзе юк чакта бичәсе башка ирләр белән шаярмасын дип, больницадан һәр төн өенә шалтырата. Г.Әпсәләмов. [Әсма:] Шулай, син тол хатыннар белән шаярганда, мин битараф булып торырмын менә. Х.Вахит

4) Берәр кеше белән булашу, юк-бар сәбәпләр белән бәйләнеп йөдәтү, каныгу. Аның каравы Хөпбениса әбинең үз тугызы тугыз, зарланыпмы-зарлана: «Тапкан шаярыр кеше! Карчыклар белән шаярмасаң беткәндер шул». Сөембикә // Кем белән дә булса үзе теләгәнчә, аның теләге һәм ихтыяры белән исәпләшмичә эш итү. Син Платон Никитичның башына җиттең, берни булмады, әмма минем баш белән шаярма!.. Х.Камалов. Ирек баш чайкады: – Мин аны эштән ни дип чыгарыйм? – Теләсәң, сәбәп табып була. – Нишләп мин кешенең язмышы белән шаярыйм? Ф.Садриев

5) сөйл. Тигез, ритмлы эшләү сәләтен югалту; какшау . [Вишнёв:] Төрле сүзләр белән аны кимсеттегез. Сез һәрвакытта да чиктән ашасыз. [Чебураев:] Нервлар, нервлар шаяралар минем, Степан. Т.Гыйззәт. Сәламәтлеге мөкиббән китәрлек булмаса да, йөрәге шаяргаласа да, ул гомеренең соңынача көрәш мәйданын ташлап чыкмады. М.Хуҗин

6) Кирәкмәгән, зыянлы, тыелган һ.б.ш. белән шөгыльләнү, мавыгу. Малай-шалай тәмәке белән шаяра микәнни? М.Маликова. Тагын шунысын онытмаска кирәк: наркоманиягә бирелеп киткән яшүсмерләрнең күбесе иң әүвәл тәмәке һәм аракы белән шаяра. З.Мәхмүди

7) Уйнау; өстән-өстән генә фикер йөртү, җиңел карау; игътибар итмәү. Сакчы нидер мырлап бара, автоматын әсирләргә төбәгән. Бер тапкыр ул, сул күзен кысып, автоматына күрсәтте, бармак янады, янәсе, шаярмагыз. Г.Әпсәләмов. --- Камил дә язмышы белән шаярмаска булды, боздай суга соңгы тапкыр чумып алды да бөке булып өскә атылды. Ф.Бәйрәмова

8) күч. Көлү, мыскыллау, мәсхәрәләү. Бик авыр язмышлы кешеләр бар монда, туганкай! Язмыш шаяра адәм балалары белән. Без, күрәсең, язмыш алдында көчсез әле. С.Поварисов

9) юкл. форм. шаярмау. Мәсьәләгә җитди, җаваплы карау. Кабатлап әйтәм, мин яхшы апа янына килмәдем. Рәсми учреждениегә, суд рәисенә рәсми заявление китердем. Кабатлап әйтәм, мин шаярмыйм һәм шаярырга да теләмим. Т.Миңнуллин. Көрсенүле сүзләргә каршы яңгыраган җавап егетне бөтенләй аяктан ега язды... Өйләнәсең килсә, таң атуга яучы җибәр!.. Сиңа шаярырга гына булсын, ә мин шаярмыйм, Шәриф. Ныклап уйладым. А.Әхмәтгалиева

10) боер. ф. форм. шаярма. Уйлап эш ит, сак кына, уйлап, абайлап сөйлә. – Аннары нишләргә? Миңа төрмәдә утырыргамы? Шаярма, малай! Матри у меня! – дип бармак яный. А.Хәсәнов. Бармый хәлең юк, кыш борын төбендә генә. Фатыйма апа әйткәндәй: Шаярма, җылы як дигән белән түгел, бездә дә кыш үзенекен итә, битеңнән дә, ботыңнан да чеметә! Р.Габделхакова. Кызның --- йөзе җитдиләнде. Карашы кабат Харисның күзләрендә беректе. – Шаярма, Харис! Көлмә минем хисләремнән, зинһар. А.Фәләх

11) күч. Төрле юнәлештә бик тиз хәрәкәт итү, нәрсәне дә булса хәрәкәтләндерү. Җил шаяра, җил котыра, Күгәрчен кебек гөрли ---. Р.Вәлиев

Шаяра башлау Шаярырга тотыну. Мичманның хәле шактый яхшырган, ул инде көлә, шаяра башлаган. Г.Әпсәләмов. Тимербулат җәймә буйлап үрмәли, көлә, шаяра башлады. М.Маликова

Шаяра бирү Бернигә карамый шаяруын дәвам итү. Ир --- барып җитүгә, шаяра биреп, биленнән алды, көлеп әйтте: – Ясаган иям үземә катынның тәверен бирде гуй: син минем артымнан килдеңме? – диде. Г.Ибраһимов

Шаяра төшү Бераз шаярган кебек итү. – Әй, иптәш Ринат, – дип, шаяра төшеп, әмма үз итеп дәште ул миңа гел уйламаган-көтмәгәндә. Р.Мөхәммәдиев. Заһидә, үгет-нәсыйхәтем күпкә китте диптер инде, шаяра төшеп, Әхмәтсафаның җиңеннән тартып куйды. Ф.Сафин

Шаярып алу Аз гына, берникадәр шаяру. Рөстәмдә балалык шуклыгы кузгалды, шаярып аласы килде. Г.Кутуй. Тәгаен Рая Хәмидуллина инде бу. Бераз шаярып алмаса, бер-бер хикмәт уйлап чыгармаса, күңеле булмый аның. В.Нуриев

Шаярып йөрү Хәзер яки билгеле вакыт дәвамында шаяру. Гел шундый бул, без синең уйнап-көлеп, шаярып йөрүеңә ияләнгән. Г.Галиева. Ул яшьләр арасында, берни белән дә аерылмыйча, уйнап-көлеп, дусларча шаярып йөри. И.Юзеев

Шаярып калу Шаярырга өлгерү. [Ләйсән:] Кияүгә чыкканчы шаярып кал, дип әйткән ди бер акыл иясе. Ф.Яруллин. Балачакта ял итеп, уйнап, шаярып каласы килә инде ул. Ватаным Татарстан

Шаярып карау Шаярырга тырышу. – Ну, Солтан абый, икебезгә дә ата бул: безгә фатиха бир, – ди. Мин шаярып карадым, бу эштән читтә калырга җай калмады, кычкырып көлдем: – Ике яшькә мәхәббәт телим, – дидем дә кулларын кыстым. Г.Ибраһимов. Кече кызымның ире – айныткыч нәчәлниге! Шаярып кара син минем белән! Ф.Баттал

Шаярып кую Сирәк-сирәк яки бер тапкыр шаяру. Оныгының әле генә әйткән сүзен ул чынга алмады алуын, торып-торып шулай әбисе белән бер шаярып куя торган гадәте бар аның, әле шулай гынадыр. Л.Ихсанова. Күрше читлекләр эчендә селәүсеннәр --- утыра. – Болары минем балаларым инде, – дип шаярып куя Салихҗан. Я.Шәфыйков

Шаярып тору Әле, хәзер, сөйләү моментында шаяру; һәрвакыт, еш шаяру. [Кирам:] Минем синең белән гел шаярып торасым килә, матурым. Ф.Яруллин. Язмыш кешеләр белән даими шаярып тора. С.Поварисов

Шаярып яту сөйл. Гел шаяруда гына булу . --- болында башларына абыйлары, әтиләре алып кайткан иске шляпалар кигән авыл малайлары атлар көтеп шаярып яталар. Һ.Такташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә