ШАЯРТЫШУ ф. урт. юн. к. шаярту. «Менә сиңа шундый хатын кирәк!» – дип шаяртышмыйлар микән машинадагылар? Ш.Галиев. – Хәлимә җиңги бүген кочагында йоклаткан, ахрысы, – дип, үзара шаяртышып, сүзләре белән төрттереп калдылар. Ф.Яхин

Шаяртышып алу Аз гына шаяртышу. Казанда яшәгәндә, Исмәгыйль абый белән очрашкалый идек, шулай да узып баруынча гына булды сөйләшү, шаяртышып алулар. Ш.Галиев. Эш арасында әле көлешеп, шаяртышып алырга да вакыт таптылар ---. Я.Шәфыйков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә