ШАЯРТУЛЫ с. Шаярту катнаш; уен, кызык өчен генә әйтелгән, шаяртуны белдергән, шаяру сизелеп торган. [Илсияр] үзең ярлы булсаң да, күршең бай булсын, дигән ярым шаяртулы сүзләрдә хаклык барлыгына торган саен ныграк ышана килә иде. Ф.Яруллин. – Укыдым бугай! – дигән шаяртулы җавапны ишеткәч: – Шулайдыр шул! – диде Хәлим. Ф.Яхин |