ШАЯРТУ ф. 1) к. шаяру I. «Чак таптатмадың бит», – ди кыз, аны шаярта. Ф.Кәрим. Мөслим абыйның шаяртып сөйләвен дә аңлыйм. Н.Фәттах 2) Үртәү, үчекләү, котырту. Бары тик шаяртасың, иптәшләрең алдында егетне бер чәнчеп аласың гына килгәндер. Башка вакытта үртәгән кебек итеп кенә. Л .Ихсанова. Күрше авылга Донбасс якларыннан күченеп кайткан кибетче хатын 11 яшьлек кызчыкка: «Минем ике улым бар, шуларның берсенә кияүгә чыгарсың әле», – дип шаярта. Н.Гыйматдинова 3) Мәзәк өчен алдалап, кешене кыен хәлдә калдыру. – Уф! – дип, сәхнә артына кереп ауды Тимерҗан. – Болай шаярткан өчен үтерәм Гыймади абзыйны! --- Ак күлмәкле кыз сиңа гашыйк булган, имеш. Ф.Яруллин. – Я, күрсәт инде «Күни» нәселен! – Мөхәммәтҗанга текәлеп өнсез калдым! Карале бу Апылыйны! Ничек явыз шаярткан! – Мөхәммәтҗан, малай түгел шул. Кыз туды. Г.Әдһәмова Шаярта башлау Шаяртырга тотыну. Шулай да мин, әле һаман танымагандай: – Юк, ялгышасың, брат, син күргән ул абый түгел мин, – дип шаярта башладым. С.Сабиров . Котбетдин тагын хатын-кызның күп сөйләшүе турында шаярта башлагач, Хөббениса түзми: – Сөйләшмибез, сөйләшмибез, дип, сез, ирләр, күбрәк тә сөйләшәсез әле! – ди. Ш.Галиев Шаярта бирү Бернигә карамый шаяртуын дәвам итү . Ә Рәйсә ханым, шаярта биреп, сөйләвен дәвам итте: – Институтны тәмамлаган чакта, билгеле, минем дә мәгариф бүлекләрендә эшләргә исәбем юк иде. В.Имамов. Маннур бабагыз Ләйлә чибәргә гашыйк була да куя. Тегесе моңа карышып маташмый, җылы мөнәсәбәте белән карт гашыйкны шаярта бирә. Г.Гомәр Шаяртып алу Аз гына, бераз шаярту. – Хатыныгызның да туфрагы уңдырышлы булса, бала-чагаларыгызны кая гына куеп бетерерсез икән? – дип шаяртып алды. Г.Галиева. Мине күргәч тә елмаеп җибәрде, кычкырып сәлам бирде, үзенчә шаяртып алган булды. – Бакалар бүген исерешеп беткәннәр, ахрысы, акыралар да бакыралар, – диде. Н.Фәттах Шаяртып җибәрү Кинәт шаярту; бераз шаярту. Аңа, яратып, Дуся апа дип эндәшәләр, ул тапкыр телле дә, ара-тирә шаяртып җибәрергә дә ярата. Кайбыч таңнары Шаяртып йөрү Озак вакыт дәвамында шаярту. Шуннан соң Мишарин да: «Сез теләсәгез ни әйтегез, мин бүгенге көннән татар булдым», – дип шаяртып йөрде. Т.Миңнуллин. Без, студент малайлар, бик озакка кадәр: «Әтәч тагын ни эшли?» – дип шаяртып йөрдек. Безнең гәҗит Шаяртып карау Шаяртырга тырышу. Нәрсә әйтим, мин башта шаяртып карадым, нигә син болай, анасын югалткан бозау кебек, таң иртә ялгыз мөңрисең, дим. Г.Ибраһимов. Бүген Сәет аның кирәгеннән артык каударлануына игътибар итте. Шаяртып карарга булды: – Марҗаң янына йөри башлаганмы әллә? Т.Галиуллин Шаяртып кую Бер тапкыр шаярту. Рафисның болай юри шаяртып куюы Ханбалның эчен генә пошырды. Ф.Яхин. Кайчагында үзе дә: «Мин булып мине җиндең бит», – дип шаяртып куя. Ф.Мөслимова Шаяртып тору Әле, хәзер, сөйләү моментында шаярту. Җор телле саламчылар аны шаяртып каршы алды. Ләкин Фазылның шаяртып торырга теләге дә, вакыты да юк иде. Н.Әхмәдиев. Ни сөйли бу Нәфисә апа малае? Читән ярыгыннан үрелеп кычыткан да өзми торган Мансур урлашканмы? Малай актыгы, авыл исемен оятлы итеп, килделе-киттеле итеп шаяртып тормаса... М.Шиһапов |