ШАЯНЛЫК и. 1) Мәзәк, уен, шуклык . Кызлар, Мирсәетне үртәп, үзләренең гөнаһсыз шаянлыкларын башкаларга да күчерәләр: – Егетебезнең әнисе бик усалдыр, ахрысы, кызларга карама, дип әйтеп җибәргәндер. Ә.Баян. Сабый булмасаң, бу чаклы Шук та булмас идең син: җир иңенә күтәралмас Мәшәкатьләр өйдең син! Синең бу шаянлыкларың Кыйммәткә төшмәс микән? Болай булсаң, берәр вакыт Авызың пешмәс микән? Р.Миңнуллин // Шаяру чагылышы, шуклык (карашта, күзләрдә һ.б.). Кая ул арыганлык, кая ул битарафлык! Киресенчә, бераз гына хәйлә һәм яшьләрчә шаянлык та бар иде бу карашта. Л.Ихсанова. Күңелеңдә шулай шаянлык, юмор булмаса, бу киңлекләрдә ялгызлыктан акылың саегуы да бар шул... А.Хәсәнов 2) Шаян характер, шуклык, уенчаклык, мәзәкчәнлек . Рафаэльнең шаянлыгын белгән Хәмзә абый вәкил янында Фатыйма апага бу хакта ничек кенә әйтергә дә белми аптырап тора ---. Ф.Яхин. Ә Яңа ел кичәсендә бер мәзәк булды, кыскасы, яңа ахирәтем үзенең шаянлыгын тагы бер кат раслады. Г.Якупова |