ШАЯНЛАНУ ф. 1) Шаяру, шуклану . – Ай, күзем күрми! – дигән булды Былбыл, шаянланып. Н.Фәттах. Аня шаянлана, кайчак көтелмәгән, сынаулы сораулар бирә ---. М.Рәфыйков

2) Шаянга әйләнү. Бәти көннән-көн матурлана, шаянлана, җитезләнә, акрынлык белән генә булса да, миңа ияләнә бара иде. Ф.Әмирхан

3) Шаянлык, шуклык хисләре белдерү, чагылдыру . [Гыйсминең] күзләре шаянланып яна иде. А.Шамов

Шаянлана бару Торган саен шаянлану

Шаянлана башлау Шаянлану билгеләре сизелү. Нәни Алисә шаянлана башлады

Шаянланып калу Ниндидер бер хәл, вакыйгадан соң шаянлану. Ләкин ул яңгырның соңгы тамчысы җиргә төшеп бетмәс элек кояш чыга да бар дөньяны үзенең тылсымлы нурына күмә. Яфракларга, егылып беткән чәчәкләргә кабат җан керә. Алар кабат шаянланып калалар. М.Кәбиров

Шаянланып китү Кинәт яки соңгы вакытта шаянлану. Бозау, хуҗасының сүзен аңлагандай, тын гына тыңлап тора һәм шулай гына була күрсен дигән сыман башын чайкап ала да, шаянланып китеп, юеш танавын Зифаның битенә төртә. Ф.Яруллин. Гөлҗиһан бик тиз савыкты, тернәкләнде, яңадан чаяланып, шаянланып китте. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә