ШАЯН с. 1. 1) Мәзәк, көлке, көлкеле; шаяртулы, шук. Күңеленә көн нуры төшкән кеше генә шаян сүзне кабул итә, үзеннән дә, бүтәннән дә рәхәтләнеп көлә белә. М.Галиев // Шаяру, шуклык белән тулы. Искә төшеп куя егет чаклар, Шаулап узган шаян гомерләр. Ш.Маннур. Сания, бернәрсә дә сизенмәгән булып, шаян тавыш белән: – Нәрсә борыннарыгызны салындырдыгыз? – дип шаярып алды да Борисов турында сөйләргә кереште. С.Сабиров

2) Мәзәкчән, җор; шук, наян, уенчак. Һәp көнне диярлек кичкырын безнең күрше Клавдия Петровна Шарик кушаматлы этен ишегалдына уйнатырга алып чыга. Гадәттә, балалар аларны көтеп алалар, чөнки ул шаян этне бик яраталар. Ү.Саттаров. Улларын һаман яхшылыкка өйрәтеп торган, эшчән алма апамны шук, шаян кыз итеп күз алдына китерү миңа шактый читен иде. Г.Вәлиева

3) Тапкыр, чая. Ул дәрт, ул янып торган уйнак күзләр, ул шаян тел, ул талдай нечкә бил... Хәзер инде аларның һәммәсен картлык күләгәсе каплый башлады. С.Поварисов. Фәнис уттай холыклы, шаян телле. Р.Хәсәнова

4) Борчып, тынычсызлап торган; тынгысыз, тынычлык белми торган. Каяндыр килеп чыккан шаян җил су өстендә тирбәлгән иртәнге сыек томанны ерткалап тарата барган саен, күз алдындагы күренеш тә үзгәрә, төсләре ачыклана ---. Ф.Латыйфи. Маңгай тирәсендәге чәчләре кызның күзенә төшеп борчый, башын артка селкегәч, шаян чәчләр артка китә дә берникадәр вакыттан тагын, тыңлаусызланып, алга тәгәриләр. Тамаша // Төрле хәлгә куя, төрле кичерешләргә мәҗбүр итә, шаярта торган. Язмыш шаян: 1952 елның җәендә Балтыйк диңгезенең бер квадратында бик көчле шторм булып, элемтә югалды. М.Мәһдиев

2. рәв. мәгъ. Уйнап, мәзәк белән, шукланып, шаярып яки шаяртып . – Бу нинди чамасыз куалау? – Илһамия шаян итеп кашларын югары күтәрде. Г.Әпсәләмов. Яшь җитәкче буларак, мине шефлыкка алган кешеләр дә монда сирәк күренә, ярдәм итәселәре килми, дип, баягыча елмаеп, шаян гына төрттереп куйды Давыт. М.Маликова

3. и. мәгъ. Уенчак, мәзәкчән, шук кеше. Кайсыдыр шаяны дуңгызның түп-түгәрәк борыны астына мыек ясап куйган иде. Аманулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә