ШАШЫП рәв. Бик көчле, ярсып; онытылыр дәрәҗәгә җитеп, белештермәс дәрәҗәдә, чын күңелдән. Хатын --- ирнең муеныннан, колак тирәләреннән шашып үбә башлады. Р.Сәгъди. Дөм сукыр син, Рәфис! Шашып яратам бит мин сине! А.Вергазов. Ишетәсезме, кошлар шашып сайрый, Сөенешеп язлар килүенә. Ә.Ситдыйкова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә