ШАШЫНУ ф. 1) к. шашу . Әнә «алга киткән милләтләр» бүген югары технологияләр белән шашына бит. Б.Рәхимова. Дулкынлана диңгез, күбекләнеп Котырына, ярсый, шашына. Ф.Зыятдинова. Сасулин аның кулындагы балтасына килеп ябышты. – Нишләвең, Володя?! Шашындыңмы әллә? Акылыңа кил! – диде ул. Ә.Сафиуллин

2) күч. Кемгә дә булса гашыйк булу; хисләр ташу. Гыймран, ач күз, өйләнеп кенә кызган ташын бастырса икән. Аңа Фәһимә дә, Нурсөя дә кирәкми, ул Халидә дип шашына иде. Н.Гыйматдинова. Яшь хатынның аз гына кагылуга ук көйдереп ала торган тыгыз күкрәкләрен тоемлаудан, әледән-әле кайнар кочакларын татудан Миңнехан тәмам миңгерәде, исерде, шашынды... В.Имамов

Шашына бару Торган саен тагын да ныграк шашыну. Әмма Мөдәррис аның саен катырак сүгенә һәм шашына барды. Ф.Яхин. Ялкынга сибелгән су төкерек кебек чыжлап юкка чыга. Ут шашынганнан-шашына бара. Д.Каюмова

Шашына башлау Шашынырга тотыну. Андый чакта ул ни эшләгәнен белмичә дуамаллана, шашына башлый. А.Вергазов. Колшәрифнең бу тәкъдимен ишеткәч, халык тәмам шашына башлады. Ике яктан да бүрекләр очты. Р.Батулла

Шашына төшү Бераз шашыну; тагын да ныграк шашыну. Үзе җавабын көтеп тормады, нәрсәгәдер шашына төшкән күзләрен малайлар тары чәчеп йөргән якка төбәп дәвам итте. З.Зәйнуллин

Шашына язу Шашыну дәрәҗәсенә җитү. Ахыр чиктә Сталинның сабырлыгы төкәнде, Троцкийның шашына язардай очынуы күңел кайтаргыч дәрәҗәгә җитте, ул моңа чик куярга тиеш иде. Ф.Сафин. – Менә, хатын, сиңа каба төбе ясадым, – дип шаяртты һәм каба төбен Бибиәсмага сузды. Ярык каба төбен күреп, ул шашына язды: – Һәй, чукрак! Мыскыл итеп торган буласың! Д.Каюмова

Шашынып йөрү Хәзерге моментта яки күпмедер вакыт дәвамында шашыну. Егет-җилән, кыз-күлән бар да шашынып йөри. Г.Әпсәләмов

Шашынып китү Кинәт, тиз арада шашынган хәлгә килү. Икенче җәйне, урак өсте алдыннан Мирвәли аерата тилереп, шашынып китте. А.Гыйләҗев. Ханым шашынып китте һәм өстендәге кофтасын салып ук ташлады. Ф.Яхин

Шашынып кую Кинәт яки вакыт-вакыт шашыну. [Рәхилә:] Күңелем төшенке. Үз-үземне сөймим. Белмим, нигә. Йөрәк шашынып куя... Әллә ниләр эшлисе килә. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә