ШАШЫНДЫРУ ф. 1) Кешенең рухи халәтенә бик көчле тәэсир ясау, шашыну дәрәҗәсенә җиткерү. Кызның юка ефәк күлмәге астында тәмам җитлеккән алма кебек тыгыз күкрәкләрен учында тою Сәетне тәмам шашындырды... М.Хәсәнов. Асылгәрәй картны кайтаралар дип торганда, Маһинур абыстайны алырга килүләре барысын да шашындырды, куркытты. Ф.Бәйрәмова 2) Гаҗәпләндерү, сокландыру, искиткеч нәрсә белән шаккатыру. Көзге урман матурлыгы белән шашындырды Шашындыра бару Торган саен тагын да ныграк шашындыру Шашындыра башлау Шашындырырга тотыну. Ләкин аның миңа сер бирмәве берзаманны тәмам шашындыра башлады. Кызыл таң Шашындыра язу Шашындыру дәрәҗәсенә җитү. Яңадан төпкә киттем. Авызга су тулды. Дөнья белән саубуллашыр вакытым җитте, дигән уй акылымны шашындыра язды. Л.Бадыйкшан Шашындырып җибәрү Шашындыруга этәргеч бирү, кинәт шашындыру. Кызның --- шелтә белән дә сөйләшүе, ерактагы җырга колак салып та, янындагы Сәлимне, ичмасам, барга да санамавы егетне тәмам шашындырып җибәрде. Г.Әпсәләмов. Канлы вакыйга бөтен илне тетрәтә. Бу кан контрреволюцияне янә шашындырып җибәрә. С.Поварисов |