ШАШУ ф. 1) Нормаль фикерләү сәләтен югалту, юләрләнү, акылдан язу, психик авыруга әйләнү, тилмерү. Җанлы кара шәүлә булып, акылыннан шашкан хатын ындыр табагына килеп җиткәндә, төн авышкан иде инде. Н.Фәттах 2) Аптырау, коелып төшү, нишләргә белмәү. Җамали куркудан шашкан бичара Сафураның бу мәшәкатьләренә күз салмады. Г.Ибраһимов 3) Хисләр ташу, эчке кичерешләрдән тыела алмас дәрәҗәгә җитү, нормаль хәлдән чыгу, чиктән ашу . Мондый минутларда аларның һәр икесенең йөзләрендә нур балкый, йөрәкләре шатлыктан шашардай булып тибә иде. Ф.Яруллин 4) Артык котырыну, нишләгәнен белмәү дәрәҗәсендә ярсу, дулау, кычкыру . Хәмбәл юлда атна буе котырынды, шашты. В.Имамов . Озакламый --- басып керүчеләр болай да чамалы гына булган җиһазларны җимерергә тотына ---. Нәтиҗәдә өстенлек алган як шаша, нишләгәнен дә белми. К.Җәмит // Башкаларга мөнәсәбәт мәсьәләсендә киртәдән чыгу, үзенә артык ирек бирү, инсафлылыкны, тәртипне оныту. Наркоманнар, фахишәләр, Караклар өере шаша. Киллер үтерә ялланып... Илне саилче баса! С.Гәрәева . Кешеләр аптырап калды. Ник шаша бу угланнар, нигә бәйдән ычкынган эт шикелле котырыналар? М.Әмирханов 5) күч. Кем яки нәрсә белән дә булса артык, чамадан тыш мавыгу, саташу; чын күңелдән берәр эшкә бирелү . Җан азыгы булырдай эш табылса, ул яна, шаша, көя! А.Гыйләҗев. Без Гамил белән, ир-хатыннан битәр, иҗатка багынып, сәхнә, роль дип шашкан ике сантый артист идек. Н.Гыйматдинова 6) күч. Котырынып, дәһшәтләнеп дулау (табигать күренешләре тур.) . Кайный, ярсый, бәргәләнә, Үкерә, шаша елга. Ф.Яруллин. Күрәсеңме әнә диңгезне?! Дулый, шаша, ярларына сыймый, Тынгы тапмый, ул нәрсәдер эзли... М.Кәбиров. Кайдан үзенә дөньяның бар каһәрен, бар үчен җыйган – котыра. Шаша җил, кешене камчылый. Р.Камал Шаша бару Торган саен ныграк шашу. Ул бакчаны ясау эше җиңел түгел. Шул турыда уйлый-уйлый шаша барам ---. К.Тинчурин. Туктатмакчы булам тегеләрне. Кая ул! Әйткән саен, ныграк шаша баралар. Н.Әхмәдиев Шаша башлау Шашырга тотыну. Соңгы вакытта күргән-кичергәннәре шул тиклем буталчык һәм җан өзгеч булып, әллә акылыннан шаша башладымы ул? М.Кәбиров. Син нәрсә мыгырдап утырасың? Кильки ашап, акылдан шаша башладың мәллә? Г.Каюмов Шаша калу Берәр сәбәптән, гамәлдән, эштән соң шашкан хәлгә килү. Сәхип күзләренә ышанмады: «Я Ходай, бу Урманов түгелме соң?» – дип шаша калды... Г.Ибраһимов. Халык шаша калды, бәхетләре колачланды, күңелләре канатланды. Ф.Яхин Шаша язу Чак кына шашмый калу. Ярый әле Булат исән икән, үтергәннәрдер дип уйлый-уйлый, акылдан шаша яздым. К.Тинчурин. Хәлим тәмам шаша язды. Тәкыя карчык күзләрен карамаса, шашар иде дә, мөгаен. Г.Гыйльманов Шашып алу Беркадәр, бераз ара шашу. Әмма сәҗдә җиле дә, сабах җиле дә вакыт-вакыт шашып алалар. С.Поварисов. «Шахтёр абыең тальян тарта-тарта Җырлый», – диләр шулай кайвакыт, Моңга тулып җаны шашып ала, Төзекләнеп китә һәр ватык. Ф.Яхин Шашып бетү Тәмам шашу. Ул бу эшкә нигә тыгылганына да үкенде. Ике көннән соң ни булырын уйлап та шашып бетте. Г.Ибраһимов. Әгәр дә уйлана калсаң, Шашып бетәргә була. Илдән түгел, Җир шарыннан Качып китәргә була. Н.Сафина Шашып йөрү Озак вакытлар, сөйләү моментында шашкан хәлдә булу. Дамирдан хат килгән көннәрне Җәүһәр мәхәббәт шәрабын коштабаклап эчкәндәй тилереп, шашып йөри иде. Ф.Яруллин. Пионерга керде, комсомол булды, спорт белән җенләнде, музыка-җыр белән шашып йөрде... Р.Вәлиев Шашып китү Ниндидер сәбәптән, кинәт шашу. Шул кычкыруга бөтен зиндан шашып китә, тоткыннар яткан җирләреннән сикерешеп торалар да һәммәсе камераларының тимер тишекләренә ташланалар. Г.Ибраһимов. Арада иң сабыры Гыйзелниса карчык чыдамаган, болай дигән: – Үтә шашып киттең, Мәрхәбә. Оятыңа көч килер. М.Кәрим Шашып кую Уйламаганда, кинәт шашу. Шулай үзеңне үзең дәваламасаң, айлар буе бәйдә утырып, көтмәгәндә генә акылдан шашып куюың да бар. А.Хәсәнов. Төптән күтәрелгән асыл моңнан Шашып куя йөрәк... Патефон да килгән... завклуб та Асыл егет, димәк. Н.Сафина Шашып тору Аптырап тору, нишләргә белмичә тору. --- ялгыз калган Гәрәй кинәт сәкегә утырды. Кулын йөзенә, маңгаена куеп бераз гына уйланып, шашып торды да акырып җибәрде. Г.Ибраһимов. Уйланырга куркып басып торам, Шашып торам, искә килалмый. Р.Миңнуллин |