ШАШТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. шашу . --- үз килененнән моны ишетү инде аны бөтенләй шаштырды, агулы хәнҗәр чәнчелгән кебек, йөрәген тотты да: – Уффф... оятсыз, кәнтәй, – дип, янындагы уклауны алып киленгә бәрде. Г.Ибраһимов . Бу хәбәр Хантимерне шаштырган иде. Н.Гыйматдинова 2) Көчле тәэсир итү, көчле хисләр уяту. Ләкин бүген минем арыган, алҗыган йөрәгемә мәхәббәт җылысы да, үткәннәргә алып киткән сагыш та, ашкындыра, шаштыра торган ярсу көч тә кирәкми. Л.Ихсанова. Син минем йокымсырарга мәҗбүр ителгән хисләремне уяттың. --- Синең гүзәллегең шаштырды, кызып китеп, ипсез кыланганмын икән, кичер. А.Гыйләҗев Шаштыра бару Торган саен тагын да ныграк шаштыру Шаштыра калу Кинәт шаштыру; берәр сәбәптән шаштыру. Ул арада күктән бер зилзилә төшеп, халыкларны шаштыра калды. Ф.Яхин Шаштыра төшү Тагын да ныграк шаштыру; бераз гына шаштыру. Аның болай сүзсез калуы мине тагын да шаштыра төште. Ш.Маннур Шаштыра язу Аз гына шаштырмый калу. Бу көтелмәгән вакыйга агитаторны да, халыкны да шаштыра язды. Һ.Такташ. Инде Гайзулла, кулына күтәреп куе таллыкка алып кергәч, Таҗылбанатның кайнар сулышы аны тәмам акылдан шаштыра язды. М.Хәбибуллин Шаштырып бетерү Тәмам шаштыру. Җәүдәтнең башын бутап, шаштырып бетергәнсең. Кара аны, кызый, мин андый эшләргә юл куймам. Г.Каюмов Шаштырып җибәрү Кинәт шаштыру. Бер кешенең бу кадәр нык каршы торуы финнарны тәмам шаштырып җибәрә. Г.Әпсәләмов. Тышта күзгә бәрелгән картина башта шаштырып җибәрде. Ш.Усманов Шаштырып тору Даими, бертуктаусыз шаштыру; әле, хәзерге вакытта шаштыру. Күрәзәләре, сихерчеләре, кәрамәтләре, йолдызга һәм башка нәрсәләргә карап һәртөрле серләрне сөйләүчеләре күп булып, һәр төрле юллар илә надан халыкны шаштырып торалар. Шура |