ШАШТЫРДА’У ф. Кипкән яфрак, үлән, кәгазь кебек нәрсәләргә кагылганда, уганда кыштырдаган тавыш барлыкка килү, шаштыр-шоштыр иткән тавыш чыгу, шыштырдау . Канау аръягындагы биек үлән дуамал җилгә шаштырдап чайкала, егыла, тора, бөтерелә иде. М.Мәһдиев. Яфраклар шаштырдаган тавышка Җамали кинәт сикереп торды. А.Вергазов

Шаштырдап торган Өр-яңа, тип-тигез, шоп-шома, таушалмаган, кыштырдап торган (акча, кәгазь һ.б.). Шаштырдап торган акчалар күңелне кытыклый

Шаштырдап алу Тиз, кыска гына вакыт эчендә шаштырдау

Шаштырдап кую Аз гына, бер тапкыр шаштырдау. Кинәт җил исте, кипкән үлән сабаклары шаштырдап куйды

Шаштырдап тору Даими, бертуктаусыз шаштырдау; әле, хәзерге вакытта шаштырдау. Артурның кулындагы яфрак букеты шаштырдап тора

Шаштырдый башлау Шаштырдарга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә