ШАШТЫРДАТУ ф. Коры, юка нәрсәләрне кузгатып, шаштыр-шоштыр иткән тавыш чыгару, шыштырдату . Җәүдәт, аяк астындагы үләннәрне шаштырдатып, безнең янга килеп туктады. Г.Ахунов . Шул уе белән канатланып, кытыршы яфраклы карамаларны шаштырдатып ике якка аера-аера, ул тип-тигез офыккача сузылган хәтфәдәй яшел уҗым кырына килеп чыкты. А.Вергазов Шаштырдатып алу Тиз, кыска гына вакыт эчендә шаштырдату Шаштырдатып кую Азга гына бер тапкыр шаштырдату. Бозау аяк астындагы саламны шаштырдатып куйды Шаштырдатып тору Даими, бертуктаусыз шаштырдау; әле, хәзерге вакытта шаштырдату. Кызчык кесәдәге акчаларын шаштырдатып тора |