ШАШЛЫКЧЫ и. Шашлык ясаучы һәм сатучы. Карап торырга бик елгыр адәмгә охшаган шашлыкчы Шубариннан төргәкне алгач, уң кулын йөрәк турына куеп әйтте: – Утырыгыз, ял итә торыгыз, хәзер чәй китерерләр, шашлык унбиш минуттан әзер булыр. Р.Мирхәйдәров. Шашлыкчылар --- учак тергезделәр, урман һавасына әчкелтем төтен, кыздырган ит исе кушылып, җил белән тирә-юньгә таралды. Д.Булатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә