ШАШКЫН с. 1) Ярсулы, ярсып, ашкынып торган, ташкын хисле . Асаф кичәге шашкын хисләрнең тагын уянуыннан куркып, чынлыкта исә шуларның кабатлануын теләп, Сылуның сумкасын кулына алды. М.Мәһдиев. Тик Алмабикәнең шашкын йөрәгендә китап сүзләре өчен аз гына да урын юк иде. С.Поварисов

2) Ярсу хисле, җилкенчәк холыклы . Көз дә җитте, кыш та үтте, Хәтимәкәй, ашкынма, Гамьсез шашкын яшьлегең дә Күмеләдер ташкынга. И.Юзеев. Хәтта Шаһимәрдан да элеккеге гаярь, гамәлдә алдын-артын уйлап тормыйча эш итүче шашкын адәм түгел инде. Ф.Яхин

3) Шашкан, шашынган . Валия озак тормады. Беркемне күрмәс дәрәҗәдә шашкын кыяфәттә чыгып, арбага утырды. Р.Батулла. Ишектән чыкканда, бер-бер хәл кылуы мөмкин шашкын күзле тиленең. Т.Галиуллин

4) Көчле, дәһшәтле, котырынган (табигать күренешләре тур.) . Югарыда шашкын җил иде, ахрысы, кырыккарта төсле катлы-катлы болытлар, биек шарламадан атылып төшкән судай, актарылып-актарылып кайнадылар. А.Гыйләҗев. Киң офыкларга җәелгән күксел урманнарны, талгын җилләрне, шашкын диңгезләрне калдырам. Г.Сабитов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә