ША’ШКА и. фар. 1) Шахмат тактасы кебек тактадан, уникешәр ак һәм кара төстәге яссы түгәрәк шакмаклардан (төймәләрдән) торган өстәл уены җыелмасы. Зиннәтнең уку йортына төрле кирәк-ярак аласы бар иде бит. Доминодыр, шашкадыр, фәләндер. Г.Бәширов. Шулай әрепләшү-даулашу киткәч, инспектор партнёрына: – Торып торсын, соңыннан... – дип, шашка тактасын читкәрәк шудырып, протокол төзергә тотынды. З.Фәйзи // Әлеге төймә үзе . – Сиңа карасымы, агымы? – дип, ике кулына ике шашка йомарлап, Җамалидан аның берсен алдыртты. М.Гали. Йолдызлы бүрек тә юк, бил каешы да юк, шашка төймәләре кайсы кайда сибелеп яталар, кыскасы, өй эче нәкъ элеккечә бушап, ятимләнеп калган иде. Балачак энциклопедиясе 2) Шул тактада шакмакларны билгеле кагыйдәләр нигезендә күчереп, каршы якны кысрыклап уйный торган өстәл уены. Зал уртасында күпчелек кызлар иде, егетләр исә көлешеп, шаярышып читтә, стена буенда утыралар, шашка, домино уйныйлар иде. Н.Фәттах. 1950 елда ул, РСФСР беренчелегенә шашка турнирында, унҗиде мөмкинлектән унбер ярым очко җыеп, мастер исемен яулый һәм икенче урынга чыга. М.Хуҗин 3) Күп кенә илләрдә такса белән кеше йөртә яки йөк ташый торган транспортны билгеләү символикасы. Таксист якында гына иде, егерме минуттан чатта түбәсенә сарылы-каралы шашка беркетелгән ак «унлы» күренде. Ф.Бәллүр 4) махс. Шартлату, төтен булдыру һ.б.ш. максатларда кулланыла торган, прессланып тартмачыкка тутырылган пироксилин яки башка шартлаткыч матдә. Кинәт Геращенко, ашыгып, противогаз сумкасын актара башлады. – Шашка исен... беләм мин, ул... ул мондый булмый. Аның исе бүтән, – дип кабатлады ул, тотлыга-тотлыга. Ф.Латыйфи |