ШАҺЛЫК и. 1) Шаһ дәрәҗәсе. Әфганнарга каршы сугышта фарсы шаһы җиңелә һәм, тәхетеннән ваз кичеп, үз кулы белән шаһлык таҗын әфганнар башлыгы Мәхмүд башына кидерергә мәҗбүр була. М.Гайнетдинов. Миннән бигрәк шаһлык сиңа лаек, углан. Ю.Сафиуллин

2) Башында шаһ торган дәүләт. Ул татарлар мөселман булып, Караханилар дәүләтенең һәм Харәзем шаһлыгының төп халкын тәшкил иткәннәр. М.Әхмәтҗанов

3) күч. Баш, өстен булу хәле. Аны йөртте зур дәрт, ирек дәрте, Гаделлекнең туар шаһлыгы. Н.Исәнбәт. Мәхәббәтнең офыгы чикләрсез! Кешеләр юк җирдә хисләрсез. Хисләр ташып тора һәр халәт. Җирдә шаһлык итә мәхәббәт! М.Ногман

Шаһлык сөрү 1) Шаһ булып тору; 2) Ил белән идарә итү . Асты өскә килде дөнья. Кол сыйныф алды ирек: Инде ул шаһлык сөрә, Иркен сулап, күкрәк киереп. Г.Харис; 3) Өстенлек итү, хөкем сөрү, хуҗа булу. Ул сарайда мәңге шатлык һәм ирек шаһлык сөрә, Ул сарайда хөр йөрәк, көчле, батыр ирләр тора. Һ.Такташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә