ШАҺИТЛЫ’К КЫЛУ ф. к. шаһитлык итү. Гаепсез көйгә үзләрен гаепләгән кәгазьгә кул куйганнары, башкаларны гаепләп шаһитлык кылганнары өчен гөнаһлымы соң бу тотаклар? Ф.Сафин. Суд каршында шаһитлык кылганың, милициягә гариза язганың юкмы? И.Сираҗи