ШАҺИТЛЫ’К ИТҮ ф. 1) Судта шаһит булу, үзеңне җинаятьтә шаһит дип тану, җинаятьнең булуын раслау. Соңра бу ике дус, «урлап йөри» дип, Мохтар өстеннән полициягә жалоба бирделәр вә, ялган шаһитлык итеп, аны полиция участогына яптырдылар. М.Акъегет. Аннан соң залга бер-бер артлы тагын берничә шаһит чакырылды. Аларның барысы да диярлек Вәсиләгә каршы шаһитлык итте. Ә.Сафиуллин

2) Гомумән, нәрсәне дә булса юридик раслау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә