ШАҺИТЛЫК и. 1) Нинди дә булса эш-хәл, күренеш яки вакыйга шаһитының сүзләре, күрсәтмәсе; таныклык, гуаһлык. Әгәр укучылар бу язманы озак яшәп киткән бер кешенең үз заманы турында калдырган чын шаһитлык сүзе дип кабул итсәләр, без фәкыйрегез дә шуңа бик канәгать булачакбыз. Ә.Еники 2) Шаһит вазифасы. Заманча биеп, арып, бераз тынычлангач, Рөстәм, хәләл җефетеннән рөхсәт алып, туйда шаһитлык вазифаларын башкарган Надияне танцыга чакырды. Т.Галиуллин 3) юр. Җинаять эше кузгатылган вакыйга шаһитының рәсми күрсәтмәләре, сүзе; шундый күрсәтмә бирүче кешенең статусы. Аталары мәрхүм судтан судка ялган шаһитлыкка йөреп гомерен уздырган булса, болары да шул табак ялап көн итәргә тырышалар. Т.Гыйззәт. Җаббаров, чын күңелдән борчылып, картка киңәш бирергә уйлады: – Судка гариза яз, энәсеннән җебенә хәтле теркә. Мин шаһитлыкка риза! Н.Гыйматдинова |