ШАҺИТ и. гар. 1) Берәр эш-хәл, күренеш яки вакыйганы күрүче, читтән карап торучы, белүче кеше. --- гитлерчылар, үзләренең җинаятьчел эзләрен яшерер, шаһитларны калдырмас өчен, барлык тоткыннарны кырып бетерергә маташачаклар. Г.Әпсәләмов. Нурихан җансыз багана кебек сураеп торды. Соңлап ишетелгән гайбәт кычытканнан да хәтәррәк чага икән. Шаһитларның барысы да гүр иясе. Кемнән сорыйсы хәзер... Н.Гыйматдинова

2) юр. Җинаять эше кузгатылган вакыйганы күреп белгән, андагы вакыйгаларның барышын сөйләп бирә алырлык кеше; танык, гуаһ. Шаһитлардан сорау алу да әллә ни кызык булмады. Л.Ихсанова. Менә икенче көн инде залда суд бара. Судьялар, прокурор һәм адвокатлар хөкемдә булучыларга, шаһитларга сораулар бирәләр. Р.Фәизов

3) этн. Никах вакытында кыз һәм егет ягыннан аларның бу никахка ризалык сүзен таныклаучы кеше . Ул, никах вакытында кызның ризалыгы турында шаһитлардан сорау алучы мулла шикелле, җавапта төгәллек таләп итте. М.Әмир. Инде менә барысын да аңлатып биргәннән соң: – Алайса, шаһитларны – кияү ягыннан Нурисламны, Маһирә ягыннан Зәкияне әзерлик. Никахны аш өендә үткәрербез. Г.Галиева

4) Юридик мәгънәгә ия булган берәр фактны раслый яки шәхеснең нәрсәгә дә булса хокукын күрсәтә торган рәсми документны язганда, укыганда булган кеше. Өйләнешүчеләр загста язылышканда, аларны белә торган ике кеше шаһит булырга тиеш икән. В.Нуруллин. Васыятьнамә шаһитлар каршында ачып укылды. Безнең гәҗит

5) Берәр эш-хәл, күренеш яки вакыйганы раслый торган әйбер, дәлил; шул эш-хәл, күренеш яки вакыйганы раслардай нигез. Тик култык астыннан агып чыккан кан гына аның үлек икәнлеген расларлык шаһит иде. К.Тинчурин. Керпе дә баласына йомшагым дип әйтер, ди шул. Менә шуның тере шаһиты булырга туры килде безгә. Шул шыр ялангач, үзләре килбәтсез балаларын ана керпенең ялап-ялап --- иркәләгәнен күрсәгез икән! А.Хәсәнов

6) күч. Нинди дә булса вакыйгага (пассив) катнашкан, шунда булган нәрсә . Шулай әйтеп, Мәрьямбикә улының учына кулдан кулга йөреп, мең хәсрәткә шаһит булып, изелеп, таушалып беткән өчлек белән берлекне китереп салды. А.Гыйләҗев. Таңнар шаһит иде, Таулар шаһит иде, Җилләр шаһит иде, Гөлләр шаһит иде Безнең мәхәббәткә, кадерлем. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә