ШАҺ I и. фар. 1) Кайбер Көнчыгыш илләрендә монарх титулы һәм шул титулга ия булган кеше. Касыймовка патшаның ике ил арасында сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырырга тәкъдим ясалган грамотасын Һиндстан шаһына тапшыру йөкләнә. М.Мәһдиев. Мисыр шаһы мәлик Рәйянның төше сурәтләнелә, тик юрый белүчеләр бу төшенә җавап таба алмыйча гаҗизләнәләр. Ф.Яхин

2) күч. Билгеле бер урында, җәмгыятьтә, мохиттә төп көч һәм хөкемдар булып торучы шәхес. Шул чагында көтүченең бүлмәсенә җен шаһының иркә кызы килеп кергән. К.Тинчурин. Бу кызлар шаһы әйтте: – Мән, бу шәехне икрам итеп озаткач, --- егетемне төшемдә күрдем. Ф.Халиди

3) күч. Хуҗа, баш, башлык. Ала каз башын текә күтәргән, ди, әйләнә-тирәсенә гаҗәп җитди чырай белән масаеп карана, ди, әйтерсең дөньяның шаһы булган, шундый горурлык, ди, үзендә. Ә.Еники

4) күч. Кем яки нәрсәләр арасында иң югары торучы, шуларның иң күренекле, иң дәрәҗәле вәкиле. Һич килештермим синең төсле гүзәллек шаһына, Ичмасам, бер хисле шагыйрь дә килеп кол булмаса. Г.Тукай. Мең яшә, гөлләр шаһының иркә, назлы былбылы, Бел: матурлыкта синең юк тиңдәшең, син – җир хуры. Ф.Бурнаш. «Дөньяның биюче шаһы» булаpaк барлык кыйтгаларда танылган мәшһүр милләттәшебез Рудольф Нуриевның якты истәлегенә багышланган классик балет буенча --- уздырылган халыкара фестиваль дә гаҗәеп якты бер бәйрәм буларак истә калды. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә