ША’ХЫР-МАХЫР и. нем. гади с. 1. Үзенә табыш каеру өчен төрле хәйләгә, алдауга корылган килешү яки эш. Урманчыны бик нык тараганнар иде, печән чаптырып шахыр-махыр килгәне өчен, аңа нык кына эләккән иде. М.Мәһдиев. Тегеләр, лапаска яшеренеп кенә, ниндидер шахыр-махыр ясап маташа. Р.Фәизов

2. рәв. мәгъ. Аннан-моннан, өстән-өстән, әштер-өштер генә. Шахыр-махыр гына эшләү

Шахыр-махыр китерү Хәйләле эш алып бару, алдау-йолдау юлы белән табыш алу. Шахыр-махыр кору к. шахыр-махыр китерү. [Шәрипов] итәк астыннан шахыр-махыр корып ята бугай. Р.Ишморат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә