ШАХТЁР и. рус Шахта эшчесе . Күңелен айкаган хисләр өермәсенә түзә алмыйча, Мөнирҗан җырлап җибәрде: Шахтёр егет күмер чаба, Вак-вак итеп кисәген. Н.Әхмәдиев . Брезенттан тегелгән калын, авыр кием, аягына резин чуни, башына шахтёр каскасы киеп алгач, Нияз гомере буе шахтада эшләгән кешегә охшады да куйды. Д.Каюмова |