ША’ХТА и. нем. 1) Файдалы казылмаларны җир астыннан чыгару, казылмаларны баету комбинатына яки кулланучыга төяп озату эшен алып барган тау сәнәгате предприятиесе . Шахтага китү, җир астына төшеп күмер чабу, күмер тузаны эчү турында ул, билгеле, беркайчан хыялланмады. Н.Фәттах. Мәсьәләне туп-туры әйтеп салган. Шулай, шулай, дигән, синең күршедәге яшь егет Миңнефәтихка чыгасың килеп йөргәнеңне, аның белән бергә Кемерово якларына шахтага китәргә план корганыгызны да беләм. М.Мәһдиев 2) Җир асты байлыкларын казу урыны, җир асты корылмасы. Безнең белән клетька утырып, шахтага төшәргә әзерләнгән шахтёрлар килеп туктады. Һ.Такташ. Иң элек мин шахтаның нәрсә һәм шахтёрның кем икәнен белдем. Җир өстендә эшләсәм дә, берничә тапкыр --- кулга шахтёр лампасы тотып, шахтага да төштем, егетләрем эшләгән забойларда да булдым. Ә.Еники |