ША’ХМАТ и. фар. 1) Аклы-каралы 64 шакмаклы тактадан һәм төрле формадагы уналтышар ак һәм кара төстәге фигурадан торган уен комплекты; шатранҗ. Иптәшләремнең әйтүләренә караганда, аның һәр иртә-кич шахмат тактасына карап уйлана-уйлана җырлый торган җыры шагыйрь Тукайдан алынган. Г.Кутуй. Ачудан, коньяк алып, аның номерына мендек, буфеттан коры-сары ашап, кузгалган нервларны басар өчен, шахмат уйнарга тотындык. В.Нуруллин // Әлеге фигураларның үзе. – Лей... те... нант, борынгы акыл ияләре уенын бер тет... тереп алыйк әле, – ди ул, һәр сүзне бик зур авырлык белән әйтә-әйтә --- шахматларны тезеп куя. Г.Әпсәләмов. Мәхмүт ипидән бик матур итеп шахмат сыннары эшләде. И.Салахов

2) Кара-каршы шундый фигураларны такта өстендә билгеле кагыйдәләр нигезендә күчереп йөртеп, отарга тырышуга корылган логик уен. Ниндидер отышлы йөреш алдыннан берәр сәгатькә тирән уйларга чумып утырган шахмат осталарын күп тапкырлар күргәнем булды. Бу затлы уенны үзем дә бик яратам, күп еллар рәттән шахмат клубына йөрим. А.Хәсәнов. Беренче класста укыганда ук, шахмат уйнарга өйрәндем ---. Н.Әхмәдиев

Шахмат тәртибе белән к. шахмат тәртибендә. Шахмат тәртибендә Нинди дә булса әйберләрнең ике яки аннан артык рәт булып, шахмат тактасындагы шакмаклар тәртибенә охшатып, чиратлашып урнашуы турында. Шушы ясалма күн пәрдә шахмат тәртибендә тип-тигез итеп үткен пәке белән кискәләнгән иде. А.Тимергалин. Биналар төзек, шахмат тәртибендә тезелгән йөзем казыклары басуларга аерым бер пөхтәлек өстәгән. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә