ШАФРАН и. фар. 1) к. зәгъфран. Аяк асты гүя йомшак ап-ак шафран, Яфракларны, очмасын дип, ак кар япкан. Р.Әхмәтҗан. Чәчәк аткан сары шафраннар шәһәребез үзәгенә ямь кертте, урамнан узганда алар күңелне, күзләрне иркәли. Әгерҗе хәбәрләре

2) Баллы алма сорты; шундый сортлы алма . «Шигырь темасымыни Сөтләр, итләр, силослар? Шомыртны яз, шафранны» Диләр дә бит чын дуслар. X.Туфан . Үсә аркад, үсә шафраны. Күләгәләп җирне, агачларның Шаулый җирдә куе яфрагы. С.Хәким



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә