ШАУ-ШУСЫЗ рәв. 1. 1) Тавышсыз-тынсыз, бернинди шау-шу чыгармыйча. Өлкәннәрдән читтәрәк, күләгәле якта торган яраннар бернинди шау-шусыз, шулай да бик җитез кыланып, ашаучылар алдына калын чыпталар --- куеп чыктылар. Н.Фәттах. Ак әби шау-шусыз, тыныч кына керде дә, Булатның аяк очына утырып, дога кылды, аннары шулай тавыш-тынсыз гына чыгып та китте. Г.Гыйльманов

2) Тыныч кына, беркемгә дә сиздермичә, мыштым гына

3) Шаулашмыйча, гауга-җәнҗалсыз гына . Шау-шусыз, гади генә узган тормышта да әллә никадәр соклангыч вакыйгалар, кабатланмастай күңелле хәлләр, онытылмаслык истәлекләр була. Г.Әпсәләмов. Туй бернинди шау-шусыз билгеләнгән көнне, билгеләнгән сәгатьтә башланып китте. Р.Мөхәммәдиев

4) Бәхәссез, каршылыксыз, җайлы гына . Доклад шулай тыныч кына, шау-шусыз үтәр кебек иде, ләкин тыныч кына бетмәде. А.Шамов. Искәндәровның чыгышын тын да алмый тыңладылар, яңа рәисне шау-шусыз гына бертавыштан сайлап та куйдылар. М.Маликова

2. с. мәгъ. 1) Тавыш-тынсыз. Даими һәйбәт тукланырга, --- борчылмаска, кайгырмаска, кабаланмаска, ярсымаска, үз вакытында шау-шусыз урында йокларга, вакытында торырга, режимны бозмаска! А.Гыйләҗев. Операция шау-шусыз, атышсыз, кансыз булырга охшап тора. В.Нуриев

2) Тыныч, һәртөрле гаугасыз, тигез, салмак. Бер балчык өйдә чабатачы Шәмси бабай белән җон эрләүче Гайни карчык үзләренең һаман бер төсле, һаман тыныч, шау-шусыз гомерләрен үткәрә булганнар. Г.Ибраһимов. Авылда ул тыныч, шау-шусыз көннәр кичерде. Ф.Садриев. Вакыты-вакыты белән бик моңсу да була иде. Шулай да шау-шусыз, тавыш-тынсыз тормышка ияләшкән, күнеккәннәр иде инде. Безнең мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә