ШАУ-ШУЛЫ с. 1) Тавышлы, шаулап торган, гөж килеп торган. Яр өстендәге куе талтирәк арасыннан гармун тавышы, кычкырып көлүләр ачык ишетелә, шау-шулы җанлылык көчәйгәннән-көчәя бара. С.Сабиров. Аяк өсте капкалап алырга кергән юлчылар, ялгыз башы салып утырган бер-ике сәрхуш һәм шау-шулы яшьләр төркеменнән башка берәү дә күренми. Л.Ихсанова 2) Ыгы-зыгылы, мәшәкатьле, борчулы, тынгысыз . Кеше һәрвакыт шәһәрнең шау-шулы, ыгы-зыгылы тынгысыз тормышы эчендә әйләнә, аның чын-чыннан үзе һәм башкалар турында уйларга да, тормышның үзен күрергә дә вакыты юк ---. Г.Бәширов. Аның шау-шулы тормышы мине дә өермәдә бөтереп, үз эченә алып кереп китте. Г.Галиев |