ШАУ-ШУ җый. и. 1) Тавыш; тоташ көлеш-кычкырыш . Ләкин инде шуны беләм: ялгызлык сагышын дискотекалар шау-шуы күмә, җиңә алмый ---. Ә.Баян. Шүрәле бабай, балалар арасында шау-шуны ишетеп, ярдәмгә килде: – Сез кино төшерүнең серләрен белмисез ахры, балалар. Л.Янсуар 2) Гауга, ызгыш-талаш, җәнҗал, кычкырыш. Редактор вакытында ук Сабитов беркемне дә санга сукмады. Шуның аркасында газетада нинди генә материаллар чыкмады, нинди генә шау-шулар купмады. Ф.Садриев. Уракка төшкән көннәр булуга карамастан, авылларда шау-шулар башлана. Сәнәк-чалгы күтәргән халык авыл мәйданнарына җыела. Л.Хәмидуллин 3) Бәхәс, моназара. Үзенең халык арасында никадәрле шикләнүләр, курку-өркү, шау-шу китереп тудырганын үзе үк күреп, ишетеп торадыр бит инде югыйсә. Р.Фәизов. Капка төбендә, бик кызу гына бер-берсен этешә-төртешә, дүрт-биш карт гәпләшә иде. Каршы яктан капканы урамдагы әлеге шау-шуга борчылган әтисе үзенә тартты. Г.Нурулла 4) Ыгы-зыгы, мәшәкать. Мансур өчен, мәсәлән, бу минутта тамчылар тамуы гына түгел, зур дөнья үзе дә, аның шау-шуы да, кайгысы-шатлыгы да, хәтта кешеләре дә юк иде. Г.Әпсәләмов. Метролар юк синдә, трамвайлар юк, Ыгы-зыгылар юк, шау-шулар. Нинди тыныч әкияти шәһәр! Р.Миңнуллин ◊ Шау-шу килү Шаулашу, тавышлану, гөр килү, гөж килү. Без, ялланырга килүче көнлекчеләр, шау-шу килеп этешә-төртешә, бөтенебез бердәй аның ягына чыгып беттек. Г.Бәширов. Бу көтелмәгән әмердән каушап калган вагон бермәл тынсыз торды да аннары шау-шу килеп уяна, җанлана башлады. З.Хөснияр. Шау-шу кузгату к. шау-шу күтәрү. Кайберләре инде атна-ун көн тикшерелмичә, чират көтеп тора, бу кандала оясында озак тотудан зарланып, шау-шу кузгаталар. С.Сабиров. Спектакль үзе дә шау-шу кузгатып узды. Ә.Баян. Шау-шу куптару к. шау-шу күтәрү. Нишләтәсең, дустым, нәкъ менә иҗатта сай йөзүчеләр үз исеме тирәсендә шау-шу куптара, мактаулар оештыра. Н.Гыйматдинова. Зур резонанс тудырды әлеге чыгыш, фәнни даирәләрдә шау-шу куптарды. Ә.Әминев. Шау-шу күтәрү Бәхәс башлау, дау, ызгыш кузгату. Төзелеш, димәк, синең өчен бер трамплин гына. Син монда партиягә кандидат булып кереп, шау-шу күтәреп, августта китеп барсаң, беләсеңме, синең турыңда нәрсә дип әйтәчәкләр? М.Мәһдиев. Шуңадырмы чиксез ашыгабыз, Шау-шу күтәрәбез чамасыз. Бабайлардан калган сабырлыкны, Түземлекне онытып барабыз. Р.Гатауллин |